Меню
Составить претензию
Конкурс на лучшее освещение темы защиты прав потребителей
Где нас найти
опрос
Какие товары вы хотели бы исследовать на качество в 2024 году?

Күп функцияле үзәкнең Кама Тамагы районы филиалында кулланучылар өчен консультация

2018 елның 16 маенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәре А.Хафизова, “Роспотребнадзор”ның ТР (Татарстан) буенча идарәсе Зеленодол, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарындагы җирле бүлеге белгече Л.Сафина Күп функцияле үзәкнең Кама Тамагы районындагы филиалында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кулланучылар өчен консультация үткәрелде.

Мөрәҗәгать иткән гражданнарны техник яктан катлаулы товарлар (суыткыч, сенсорлы кәрәзле телефон, кер юу машинасы) сатып алганда кулланучы хокуклары турында мәсьәләләр кызыксындырды. Шулай ук тәрәзә кую хезмәте вакытында башкарылмаган очракта судка дәгъва гаризасы язып тапшыру тәртибе аңлатылды.

Шулай итеп, гражданнар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар нигезендә квалификацияле, тулы киңәш-табышлар алуга иреште. Чара үткәрү барышында кулланучыларга төрле буклетлар һәм белешмәлекләр таратылды.


ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы

17 мая 2018
Банк судебных решений
Пресса
Горячая линия
(8552) 71-43-03

Мы используем cookies, чтобы вам было удобно. Оставаясь на сайте, вы подтверждаете, что ознакомились с Политикой в отношении использования cookie-файлов на наших порталах и даёте согласие на их использование.

подробнее..