Меню
Составить претензию
Конкурс на лучшее освещение темы защиты прав потребителей
Где нас найти
опрос
Какие товары вы хотели бы исследовать на качество в 2024 году?

Каникулдан соң очрашу

Чаллы шәһәренең “Хезмәт ветераннары өчен пансионат” оешмасында пенсионерларны кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә агарту эше дәвам иттерелә. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре әлеге пансионатта ял итүчеләр белән даими очрашуларны яңартып җибәрде. Бүлек белгечләре “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-I РФ Законының төп статьялары турында кыскача гына лекция укып үтте, РФ Хөкүмәтенең №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең төп эчтәлеген тәфсилләп аңлатты. Пенсионерлар җанлы әңгәмә барышында үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Өлкән буынны бүген торак-коммуналь хезмәтләргә түләүне исәпләү, медицина хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре, аерым алганда, ясалма теш куйдыру, күзлек сайлау буенча хезмәт күрсәтүдәге проблемалар борчый. Әңгәмәдә катнашучылар сыйфатсыз көнкүреш товарларын: сок чыгару җайланмасын, электр киптерү җайланмасын кире кайтару турында сорауларга җаваплар кызыксындырды. Белгечләребез сорауларны бик игътибар белән тыңлаганнан соң җиңел генә телдә җаваплар бирде.

Очрашу ахырында пансионатта ял итүчеләргә “Куллану кредиты: заемчыга белешмәлек”, “Сыйфатлы нинди товарларны кире кайтарып һәм алыштырып булмый”, “Электрон түләүләр – нәрсә ул һәм электрон акчаларны урлаудан ничек сакларга” дигән темаларга буклетлар таратылды. Өлкән буын вәкилләренә теләсә кайсы вакытта 71-43-03 телефоны аша шалтыратып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы “Кайнар линия” телефонына шалтыратып булуы турында хәбәр ителде.

Киткәндә, белгечләребез ял итүче пенсионерларга әйбәт яллар, нык сәламәтлек теләде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы

21 сентября 2018
Банк судебных решений
Пресса
Горячая линия
(8552) 71-43-03

Мы используем cookies, чтобы вам было удобно. Оставаясь на сайте, вы подтверждаете, что ознакомились с Политикой в отношении использования cookie-файлов на наших порталах и даёте согласие на их использование.

подробнее..