Меню
Составить претензию
Конкурс на лучшее освещение темы защиты прав потребителей
Где нас найти
опрос
Какие товары вы хотели бы исследовать на качество в 2024 году?

Уяу булыгыз!
Түбән Камада яшәүче бер ир-ат, акчасын янга калдырырга ниятләп, очсызлы гына суыткыч сатып алырга карар иткән. Кибет сайтында игълан күреп, шул комиссион кибеттән 7,9 мең сумга карап торышка әйбәт кенә суыткыч сатып алган. Әмма берничә атнадан соң суыткыч хуҗасын полиция аптырата башлаган. Баксаң, товар урланган булып чыккан. Нәтиҗәдә теге ир-ат суыткычсыз да, акчасыз да калган. - Полиция хезмәткәрләре суыткыч хуҗасы белән килеп, серия номерын тикшерде: саннар, чыннан да, туры килә. Карышып тормадым, суыткычны биреп җибәрдем. Суыткычтан мәхрүм итеп, кулыма товарны тартып алу турында акт тоттырып калдырдылар, - дип аңлатты ул. Бермәл ни эшләргә белми аптырап торганнан соң гражданин янә кибеткә чапкан. Анда моң-зарын тыңлаганнар-тыңлавын, тик берничек тә ярдәм итә алмауларына гафу үтенүдән гайре берни эшләмәгәннәр. Ягъни очсыз суыткычка кызыккан иргә акчасын кире бирмәгәннәр. Башкалар да шундый хәлдә калмасын өчен җирле телевидение каналыннан да чыгыш ясаган ул хәтта. Бераз тынычлангач, гражданин ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына киңәш сорап мөрәҗәгать итте. Сатып алынган товарың урланган товар булып чыккан очракта нишләргә? - Сатучы сатып алучыга өченче затлар хокукларыннан азат булган товар тапшыруга бурычлы. Ягъни бу очракта суыткыч сатучы милкендә булырга тиеш иде. Товарның урланган икәнлеге ачыкланса, полиция хезмәткәрләре товарны тартып ала. Шул ук вакытта бу очракта сатып алучының, РФ Гражданлык кодексының 460 статьясы нигезендә, сатучыга претензия куюга тулы хокукы бар. Сатып алганчы, товарның урланган булуын белгәнлеге расланмаганда, сатучы сатып алучыга китерелгән зыянны каплауга бурычлы. Товарны тартып алганда, полиция хезмәткәрләре, тартып алу фактын нигезләп, беркетмә яки тартып алу актын тутыруга бурычлы. Әлбәттә инде, кулланучының товарны сатып алуын раслаган чегы һәм товарга җитештерүче паспорты кирәк. Кулланучы әлеге акт нигезендә сатучыга претензия җибәрә: претензиядә, урланган булып чыккан товарны сатып алу бәясе күләмендә зыянны каплау турында таләп белән, товарның тәгаен нәрсә икәнлеге һәм аны сатып алу датасы, тартып алу факты һәм аның нигезе күрсәтелә. Сатучы ун көн эчендә зыянны капларга тиеш. Сатучы ихтыярый төстә зыянны каплаудан баш тартса, товар бәясе 50 меңнән кимрәк булган очракта, кулланучы җәмәгать судьясына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итә. Товар бәясе 50 мең сумнан артыграк икән – Федераль судка. Кулланучы, матди зыянны каплаудан тыш, сатучы кулланучы белән үзара аңлашылмаучанлыкка ун көн эчендә ачыклык кертмәсә, сатучының чит кешеләр акчасыннан файдаланганы өчен мораль зыянны компенсацияләүне һәм неустойка түләтүне таләп итүгә хокуклы. Кыскасы, комиссион кибетләрдә документларсыз гына товар сатып алуның азагы әнә шулай бик күңелсез тәмамланырга мөмкин. Гәрчә “комиссионка” сатучысы алга таба сатып җибәрү өчен товарны кирәкле барлык документлары белән кабул итәргә тиеш булса да. Ә инде белә торып урланган товар сатып алган очракта сатып алучы хәтта ки җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин. Шуңа күрә мондый кибетләрдән товар сатып алганчы, соңыннан товарсыз да, акчасыз да калмас өчен барысын да төптән уйлау кирәк. Түбән Кама территориаль органы белгечләре кулланучыбызга претензия рәсмиләштерүгә ярдәм итте. Соңыннан бу гражданинга кибеттә түләнгән акчасын кире кайтаруларын белдек. Уяурак булыйк, дуслар! ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы
9 ноября 2018
Банк судебных решений
Пресса
Горячая линия
(8552) 71-43-03

Мы используем cookies, чтобы вам было удобно. Оставаясь на сайте, вы подтверждаете, что ознакомились с Политикой в отношении использования cookie-файлов на наших порталах и даёте согласие на их использование.

подробнее..