- Комплекс процессных мероприятий "Развитие комплексной системы защиты прав потребителей"
- Группа медиации
- Государственные органы
- Органы местного самоуправления
- Общественные организации
- Мероприятия
- Правовое просвещение по защите прав потребителей (База знаний)
- Полезные ссылки и сайты
- Контакты и адреса
- Отзывы потребителей и организаций
- Конференции и форумы
- Рейтинг органов местного самоуправления по защите прав потребителей
2018 елның 15 һәм 16 ноябрендә, Татарстан Республикасында җитештерелгән продукцияне сатуга этәргеч бирү максатыннан чыгып, «Белый Кремль» сыра кайнату заводы вәкилләре Арча шәһәренең «Аргамак» ҖЧҖ һәм Балтач шәһәр тибындагы бистәсенең “Ленар” ҖЧҖ сәүдә объектларында «Белый кремль» продукциясе буенча күргәзмә-дегустация оештырды.
«Белык кремль» сыра кайнату заводы – Россиядәге мондый заводларның “иң-иңе”. Ул 2018 елда Чистай шәһәрендә эшли башлады. Предприятиенең егәрлеге елына 20 млн декалитр күләмендә сыра җитештерүгә исәпләнгән.
Чарада катнашучыларның барчасы да «Белый кремль» продукциясе белән танышып, аны дегустацияләүдә бик теләп катнашты. Дегустация барышында кулланучылар тәкъдим ителә торган продукция, аның составы белән җентекләп танышты, шулай ук үрнәкләрнең тәмен татып, аларны бәяләү мөмкинлегенә иреште. Дегустаторлар тәкъдим ителгән продукциянең тәмен һәм “тышкы кыяфәтен” югары бәяләде.
Чара барышында халыкка җирле продукциянең барлык өстенлекләре аңлатылып, тиешле буклетлар таратылды. Дегустаторларга шулай ук «Белый кремль» сәүдә маркасы логотибы төшерелгән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы