- Комплекс процессных мероприятий "Развитие комплексной системы защиты прав потребителей"
- Группа медиации
- Государственные органы
- Органы местного самоуправления
- Общественные организации
- Мероприятия
- Правовое просвещение по защите прав потребителей (База знаний)
- Полезные ссылки и сайты
- Контакты и адреса
- Отзывы потребителей и организаций
- Конференции и форумы
- Рейтинг органов местного самоуправления по защите прав потребителей
2018 елның 18 апрелендә Сарман районында Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре халыкның кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсендә аң-белемнәрен үстерүгә юнәлдерелгән күчмә чаралар үткәрде.
Белгечләребез Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм Җәлил гимназиясе укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон нормаларын аңлату буенча лекцияләр уздырды. Дәресләр барышында балаларга, конкрет мисаллар китереп, кулланучы хокукларын яклаучы законның ничек эшләве, кулланучының санга сугылмаган хокукларын мөстәкыйль рәвештә ничек торгыза алуы һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә кулланучылар хокукларын яклауда нинди урын бирелүе тәфсилләп аңлатылды. Укучылар күрсәтмә әсбаплар нигезендә сатучыга (эш башкаручы) карата претензияне ничек рәсмиләштерергә кирәклеге турында белде, мәгълүмат алуга хокук, туристлык һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү, товарлар сату, банк хезмәтләре күрсәтү турында белешмәлекләр белән таныштырылды. Лекцияләр нәтиҗәсендә 90нан артыграк укучы куллану белемнәре нигезләрен үзләштерү, шулай ук Түбән Кама территориаль органы белгечләренә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирү мөмкинлеге алды.
Күчмә чара шулай ук куллану базарында эшләүче хуҗалык итүче субъектларның хокукый аң-белемнәрен үстерү һәм хуҗалык итүче субъектларның социаль җаваплылыгын көчәйтүгә юнәлдерелде. Шул максатыннан чыгып, «Электроника» кибетендә өйрәтү характерында чара уздырылды. Кибеттә асылда техник яктан катлаулы товарлар сатылганлыктан, шушы категориядәге товарларга бәйле мәсьәләләр каралды. Әйтик, шундый сорау каралды: Товардагы кимчелек белән җитди кимчелек арасында аерма нидән гыйбарәт? Җавап: Товардагы кимчелек – товарның законда яки аның нигезендә билгеләнгән тәртиптә, яисә килешү шартларында күздә тотылган мәҗбүри таләпләргә туры килмәве яки мондый товарны куллану максатларына яисә килешү төзегәндә кулланучының сатучыга әйткән максатларга яисә үрнәге яки тасвирламасы буенча товар сатканда – үрнәккә һәм (яки) тасвирламага туры килмәве. Товардагы җитди кимчелек – юкка чыгарып булмый торган кимчелек яки зур акча чыгымыннан башка гына яисә бик күп вакыт исраф итмичә генә юкка чыгарып булмый торган яки юкка чыгарылганнан соң янә пәйда булган һ.б. кимчелекләр.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы