Меню
Составить претензию
Конкурс на лучшее освещение темы защиты прав потребителей
Где нас найти
опрос
Какие товары вы хотели бы исследовать на качество в 2024 году?

Мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар өчен финанс мәсьәләсендә һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә аң-белемнәрен үстерү максатында чаралар үткәрелде

Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре 10 нчы урта мәктәп каршында оештырылган җәйге лагерьда кулланучы буларак һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә балаларның аң-белемен үстерү максатында агарту чаралары үткәрде. Шулай итеп, 10 нчы урта мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар викториналарда, эстафета, интерактив уеннарда катнашты, финанс өлкәсенә кагылышлы табышмаклар, ребуслар чиште. Балаларга уен рәвешендә акчаның нәрсә икәне, ни өчен аның кирәк булуы һәм акчаны ничек дөрес җыярга икәне аңлатылды. Алар, куллану базары нечкәлекләренә төшенү өчен, «Aliexpress, Joom, Юла, Steam» кебек интернет-сервислар белән таныштырылды. Балаларның товар сыйфатын һәм яраклылык срогын билгеләү осталыгын ачыклау максатында бик кызыклы турнир үткәрелде.

Бүгенге балалар телефонсыз яши алмый. Чыгышларның берсе нәкъ менә шушы темага багышланды: бер малай смартфон сатып алган, әмма ул ватык, ягъни сыйфатсыз булып чыккан. Нишләргә? Балалар бу сорауга үзләре үк җавап бирергә маташты: аны шундый ук башкасына алыштырыргамы, әллә инде кулланучыга түләнгән акчасын кире кайтарыргамы, дип баш ватты. Аларга смартфонны ремонтка тапшырып булуы яки, сатып алу бәясен яңадан исәпләтеп, башка модельдәге телефонга алыштырып булуы аңлатылды. Шулай ук сатып алганда, сатучының товарны ничек эшләвен күрсәтергә тиешлеге, бу очракта смартфонны кабызып, функцияләре белән таныштырга тиеш булуы искәртелде. Сатучы товарны тикшереп карарга тәкъдим итмәгән очракта сатып алучының тикшереп карауны сорарга хокуклы булуы әйтелде.

Балалар куллану белемнәренә кагылышлы һәммә нәрсәне бик кызыксынып тыңлады. Чарадан соң алар үзләрен кызыксындырган бик күп сораулар бирде. Малай-кызлар, конкрет мисаллар китереп, ни өчен кибетләрдә ватык уенчыклар сатылуын, яраклылык срогы чыккан товарларның кибет киштәләрендә нигә кукраеп утыруларын һәм күп кенә башка сорауларына җавапларны беләсе килде. Кыскасы, куллану мөнәсәбәтләрендә катнашып, теге яки бу товарда кимчелекләрне ачыклау мәсьәләсенең укучыларга да ят булмавы ачыкланды. Балалар бу мәсьәләдә үзләренең фикерләре белән уртаклашты. Әле бик яшь булуларына карамастан, ватык уен автоматлары яки солдатиклар сатып алырга һич тә ашкынып тормаулары аңлашылды.

Чара азагында балаларның һәммәсенә “СЫЙФАТЛЫ НИНДИ ТОВАРЛАРНЫ КИРЕ КАЙТАРЫРГА ҺӘМ АЛЫШТЫРЫРГА ЯРАМЫЙ. Кулланучыга белешмәлек”, “ЭЛЕКТРОН ТҮЛӘҮЛӘР – НӘРСӘ ДИГӘН СҮЗ, һәм электрон акчаларны ничек сакларга?” дигән темаларга буклетлар таратылды. Балаларның активлыгы, бик нык кызыксынуы һәм укытучыларыннан җылы рәхмәт сүзләре ишетү – чараны оештыручылар өчен иң зур белән әнә шул булды.

Чарада катнашучылар игътибарына “кайнар линия” (8 (8552)714303 ) телефоны эшләве турында да җиткерелде.

Чараны үткәрергә ярдәм иткән мәктәп җитәкчелегенә һәм мәктәп яны лагере начальнигына эчкерсез рәхмәтебезне белдереп, алга таба да хезмәттәшлек итүгә өметләнәбез.

22 июня 2018
Банк судебных решений
Пресса
Горячая линия
(8552) 71-43-03

Мы используем cookies, чтобы вам было удобно. Оставаясь на сайте, вы подтверждаете, что ознакомились с Политикой в отношении использования cookie-файлов на наших порталах и даёте согласие на их использование.

подробнее..